Конструктор сайтовuCoz
Пәнҗешәмбе
17.05.2012
00:13
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак/ Гость
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
 ХӘЕР, ДУСЛАР! СЕЗНЕ САЙТЫМДА КҮРҮЕМӘ БИК ШАТ!!!

ТӨП БҮЛЕКЛӘР

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ
Укучылар, дөрес языйк, дөрес сөйләшик!

ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • Лексикология буенча тест
  • Гади җөмлә синтаксисы
  • hади Такташ "Мокамай"

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 0
    Кунак: 0
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ
    E-mail:
    Серсүз:

    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  •                                                                       "Сәләт-Чаллы" аланы 12-17 яшьлек кызлар өчен 4-14 нче июль көннәрендә "Сәләт-Вакыйга" дип аталучы махсус журналистика лагеры оештыра. Лагерь ямьле табигать кочагында урнашкан "Радуга" санаториенда узачак.
              Биредә Сезне  hөнәри  ... Алга таба укырга »
    Карап алулар: 14 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 08.05.2012 | Фикерләр (0)

         "Сәләт-Чаллы" аланы 12-17 яшьлек егетләр өчен 21 июнь-10 июль көннәрендә "Сәләт-Гайрәт" дип аталучы лагерь үткәрә. Лагерь ямьле табигать кочагында урнашкан "Радуга" санаториенда узачак.
         Биредә волейбол, пейнтбол, футбол, туризм, ушу, айкидо, джиу-джитсу буенча спорт секцияләре эшләячәк. Шулай ук фотоосталык, тавыш режиссурасы, сәхнә осталыгы, видео режиссурасы, реклама осталыгы, кейс-клуб, нәфис сүз, көнчыгыш медицинасы, дизайн буенча мастер-класслар оештырылачак.
         21 көн дәвамында спорт секцияләре hәм мастер-класслардан тыш, Сезне күренекле шәхесләр белән очрашулар, мавыктыргыч Сәләт фестивале, интеллектуаль hәм күңел ачу уеннары, ШТК,... Алга таба укырга »
    Карап алулар: 11 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 08.05.2012 | Фикерләр (0)

         2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, күренекле татар шагыйре Гамил Афзалның әдәби мирасын өйрәнү, пропагандалау максатыннан чыгып, 2012 нче елның 18 нче маенда гомуми белем бирү учреждениеләренең татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты, инглиз теле укытучылары өчен республикакүләм "Гамил Афзал укулары-2012” фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелә.
         Конференция Г.Афзал исемендәге премия лауреаты, җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин иҗатына багышлана.
         Конференция эшендә катнашучыларга түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителә:
    Карап алулар: 62 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 22.04.2012 | Фикерләр (0)


         Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә - ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота.
         Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә "Российская газета” басмасы.
    Карап алулар: 55 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 31.03.2012 | Фикерләр (0)

           Халкыбызның тарихына, мирасына карата кызыксыну уяту, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм алар белән алга таба да эшләү максатыннан чыгып, "Сәләт-Чаллы", "Яшүсмер" өстәмә белем бирү берләшмәсе hәм "Көмеш кыңгырау" газетасы  "Халкым өчен мин нәрсә эшләр идем?" дигән темага иншалар бәйгесе үткәрә.
          Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары үз эшләре белән катнаша ала.
    Язмаларда тема ачып салынган булырга, укучының үз фикере тоемланырга, әлеге проблеманы хә... Алга таба укырга »
    Карап алулар: 242 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 29.03.2012 | Фикерләр (2)

    Сайтның даими кунаклары - хөрмәтле ханымнар hәм туташлар!
    Сезне барыгызны да язның гүзәл бәйрәме - 8 Март белән котлыйм. Эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрегездә татулык, бәрәкәт булуын телим. Йөзләрегездән елмаю китмәсен, hәрчак сөенеп, сөеп hәм сөелеп яшәргә язсын!
    Бәйрәм белән!
    Карап алулар: 43 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 08.03.2012 | Фикерләр (0)

    ТР Мәгариф hәм фән министрлыгы, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр институты белән бергә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта 28 нче март көнне «Сәләтле” республикакүләм бәйге оештырыла. «Сәләтле” бәйгесе 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, сәләтле балаларны ачыклау, аларны иҗади яктан сәләтләрен үстерүгә терәк булу максатыннан чыгып үткәрелә.
    Бәйгедә 6-9 нчы сыйныф... Алга таба укырга »
    Карап алулар: 157 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 01.03.2012 | Фикерләр (0)

        21 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән әлеге бәйрәмне ел да үткәрү шәhәребездә дә матур бер традициягә әверелде.
        Кичә 1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Туган тел фестивале” үтте. Фестивальдә якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар үзләренең ана телендә чыгыш ясадылар. 10 нчы тапкыр үтүче әлеге фестивальдә туган телнең матурлыгы, аhәңе 14 телдә яңгырады: "Без бергә – тату гаилә” девизы белән башкорт, әрмән, немец, яhүд, чуаш, мари, төрекмән h.б. телләрдә сәламләделәр алар тамашачыларны. Җыр-бию, нәфис... Алга таба укырга »
    Карап алулар: 129 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 22.02.2012 | Фикерләр (0)

    Бүген Казан шәhәренең Совет районында урнашкан 171 нче мәктәбендә Республикабызның белем бирү учреждениеләре арасында V тапкыр үтүче интернет-сайтлар бәйгесенә йомгак ясалу тантанасы булып узды. Тантанага 5 төрле номинациядән  финалга үткән 46 мәктәп сайтлары хуҗалары чакырулы иде. 
    Бүләкләү тантанасы 171 нче мәктәп укучылары әзерләгән бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйгенең җиңүчеләренә Димломнар, калган финалистларга Грамоталар тапшырылды.
    Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат сайты "Иң технологик сайт" номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды. ... Алга таба укырга »
    Карап алулар: 86 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 08.02.2012 | Фикерләр (0)

         Республикакүләм фәнни-гамәли конференция Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
        
    Максаты һәм бурычлары: ·

    1 2 3 4 »
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Май 2012  »
    ДСЧПҖШЯ
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК
    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы

    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ
    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны

    АРХИВ

    ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Ренат Харис сайты
  • Галимҗан Гыйльманов сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2012
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри
    Создать сайт бесплатно